Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россия көне уңаеннан #НаОднойВолнеРФ һәм #яРоссия хештеглары белән ролик урнаштырган.
Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителгән иде. Анда Түбән Новгород, Чиләбе, Волгоград, Хабаровск, Новосибирск, Новороссийск, Санкт-Петербург, Ижау, Сочи, Ульяновск, Сарытау, Севастополь һәм Мәскәүдә яшәүчеләр катнашты.
«Кешеләр, шәһәрләр һәм төбәкләрне берләштерә торган киң колачлы һәм күңелле вакыйгада катнашуы бик җиңел. Моның өчен дусларыгыз белән ни рәвешле сулдан уңга таба дулкын җибәрүегезне камерага төшерергә, шуннан соң әлеге видеоны махсус хештеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга гына кирәк», - ди оештыручылар.
Хәзерге вакытта Татарстан лидеры сәхифәсендәге видеоны 13 меңнән артык кеше караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар