16+

Рөстәм Миңнеханов сайлау компаниесендә беренчел планнары белән таныштырды

Казанда "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясенең беренче этабы узды. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан кандидатурасы тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән әңгәмәсендә сайлау кампаниясе кысаларында беренчел бурычларны белдерде.

- Безнең сайлау кампаниясенең беренчел планнары - агымдагы ел программасын вакытыннан алдан тәмамлау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү. Бу хакимиятнең барлык тармакларыннан, шул исәптән миннән, таләп ителә торган төгәл эш. Бу - бүгенге ихтыяҗдан чыгып барлык мәсьәләләрне хәл итәбез. Бу авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы, йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, балалар бакчалары төзү. Без бу мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итүне максат итеп куйдык. Икенчесе - ул Стратегия-2030. Бу бик зур программа, без аны гамәлгә ашырабыз, әмма ул зур көч таләп итә, - дип белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, конференция турында фикерләрен җиткереп:

- Сайлаучыларның кызыксынуы зур. Беренчедән, республика Президентын сайлыйбыз, икенчедән - җирле хакимият, төрле дәрәҗәдәге җирле совет депутатларын. Без бу сайлауларга килүчеләр күп булыр һәм бердәм Россия" кандидатлары сайланыр дип ышанабыз. Бүгенге конференция җиңүгә омтылу рухында узды, - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading