16+

Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә бүләк өләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә өр-яңа мәктәп авторбусы ачкычлары тапшырды. Президент сүзләренчә, бүген мәктәп автобуслары алыштыргысыз транспорт. Бала теләсә кайсы авыл җирлегендә яшәсә дә, шәһәрдәге кебек белем алу мөмкинлекләре булырга тиеш бит. - Без бөтен җирдә дә база мәктәпләре ача алмыйбыз. Мәктәп автобуслары авыллардан балаларны зуррак мәктәпләргә...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә өр-яңа мәктәп авторбусы ачкычлары тапшырды.

Президент сүзләренчә, бүген мәктәп автобуслары алыштыргысыз транспорт. Бала теләсә кайсы авыл җирлегендә яшәсә дә, шәһәрдәге кебек белем алу мөмкинлекләре булырга тиеш бит.

- Без бөтен җирдә дә база мәктәпләре ача алмыйбыз. Мәктәп автобуслары авыллардан балаларны зуррак мәктәпләргә илтәргә ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы шулай ук мәктәптә белем бирүгә кагылышлы программаларны хуплаган өчен Россия Федерациясе җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүген тапшырылган 51 машина да федераль программа нигезендә алынган. Узган елны исә авыл мәктәпләре өчен 100 автобус кайтартылган.

- Мәктәп автобуслары прогаммасы алга таба да дәвам итәчәк. Без бу автобусларның маршрутларын да җентекләп күзәтәбез. Балаларны закон таләбе буенча йөртегез. Иң мөһиме - куркынычсызлык. Мәктәп автобуслары, бала кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы белем алуга бер адым булыр дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай итеп, бүген Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һ.б. 26 район мәктәпләре яңа автобуслы булды.

Тапшырылган машиналарның 11е - Ford Transit, 40ы - ГАЗ-322121 маркалы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading