16+

Рөстәм Миңнеханов Эрдоганны Төркия Президентын сайлауда җиңүе белән котлады

Республика Рәисе һәм «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең гамәлдәге лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркия Президентын сайлауда җиңүе белән тәбрик итте.

Республика Рәисе һәм «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең гамәлдәге лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркия Президентын сайлауда җиңүе белән тәбрик итте.

«Төркия Республикасы Президентын сайлауда җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз. Узган сайлауның нәтиҗәләре Сезнең ил гражданнары арасында бәхәссез абруегыз, аларның актив хезмәт итәргә һәм Сезнең җитәкчелектә социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә әзер булуы хакында сөйли», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Ватандашларыгыз Сезгә Төркия дәүләте язмышын һәм үз киләчәген ышанып тапшырды. Бу бүгенге тиңдәше булмаган глобаль тотрыксызлык шартларында аеруча зур әһәмияткә ия һәм Сезнең көчле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, алдан күрүчән, талантлы сәясәтче булуыгызны раслый. Сезгә чын күңелдән зур җиңүләр, Төркия дәүләтен ныгыту һәм үстерү эшендә барлык стратегик максатларга ирешүегезне, үз халкыгызның бәхете хакына актив хезмәт итү өчен энергиягезнең ташып торуын телим», - дип өстәде ТР Рәисе.

Миңнеханов шулай ук «Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркия арасындагы традицион хезмәттәшлекнең күпкырлы потенциалы уртак тырышлык ярдәмендә алга таба да нәтиҗәле гамәлгә ашырылачагына» ышаныч белдерде.

«Безнең тугандаш халыклар арасындагы төрле пландагы ныклы элемтәләр – тынычлык һәм үзара аңлашуны ныгытуга мөһим өлеш ул», - дип искәртте Татарстан Рәисе һәм Төркия Президентына «нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет» теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading