16+

Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Кравцов Казанга эш сәфәре белән килгән.

Казанда ул «Адымнар» полилингваль комплексында булды, төбәкнең башка мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда мәгариф системасын алга таба үстерү, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү, квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading