16+

Рөстәм Миңнеханов үзенең хыялы турында сөйләде

Татарстанда Бөтендөнья балалар теләкләрен үтәү көнендә «Балалар җыры марафоны» концерты булды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең хыялы турында сөйләде

Татарстанда Бөтендөнья балалар теләкләрен үтәү көнендә «Балалар җыры марафоны» концерты булды.

Онлайн-марафон вакытында катнашучыларны сәламләү өчен Рөстәм Миңнехановның сәхнәгә күтәрелүе һич көтелмәгән сюрприз булды. Яшь алып баручылар бу мөмкинлектән файдаланып калды һәм Татарстан Президенты белән әңгәмә оештырды.

Республика хакиме алар белән бүгенге көндә булган төп хыялы белән дә уртаклашты. "Бүген төп хыял, ике зур проблеманы җиңүебезне телим (искәрмә: сүз биредә коронавирус һәм икьтисадый кризис турында бара) якыннарыбыз исән-сау булсын һәм республикабыз  чәчәк атсын иде", - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул бу әңгәмәдә яшьләрнең республикада калуы турында хыяллануын да әйтте. «Безнең бурыч - халкыбыз яшәү өчен Татарстанны уңайлы итү, алар үз туган җирләрен яратсын иде», - диде Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading