16+

«Рубин» командасының ике футболчысы Россия җыелмасы составына керде

Россия футбол җыелмасының Конфедерацияләр кубогында катнашачак составы билгеле булды. Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы бүген составка кертелгән 23 футболчыдан торган исемлекне игълан итте.

Россия футбол җыелмасының Конфедерацияләр кубогында катнашачак составы билгеле булды. Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы бүген составка кертелгән 23 футболчыдан торган исемлекне игълан итте.


Исемлектә «Рубин» командасы уенчылары - Руслан Камболов белән Максим Канунников һәм Татарстан футбол мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Бухаров та бар.

Россия җыелмасының тулы составы: капкачылар - Игорь Акинфеев (ЦСКА), Маринато Гилерме («Локомотив»), Владимир Габулов («Арсенал»); сакчылар - Роман Шишкин («Краснодар»), Виктор Васин (ЦСКА), Федор Кудряшов («Ростов»), Руслан Камболов («Рубин»), Георгий Джикия, Илья Кутепов (икесе дә - «Спартак»); ярымсакчылар - Игорь Смольников, Юрий Жирков (икесе дә - «Зенит»), Юрий Газинский («Краснодар»), Денис Глушаков, Александр Самедов, Дмитрий Комбаров (барысы да - «Спартак»), Алексей Миранчук, Дмитрий Тарасов (икесе дә - «Локомотив»), Александр Головин (ЦСКА), Александр Ерохин («Ростов»); нападающие Федор Смолов («Краснодар»),Максим Канунников («Рубин»), Дмитрий Полоз, Александр Бухаров (икесе дә - «Ростов»).

Конфедерацияләр кубогы уеннары 17 июнь - 2 июль көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан шәһәрләрендә уза. Россия җыелмасы төркем этабында Португалия, Мексика һәм Яңа Зеландия командалары белән очраша, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading