16+

Саба районы Йосыф- Алан авылы күленә аккошлар төшкән

Бу мизгелне "Юлбат " авыл хуҗалыгы предприятиесе ААҖ мал табибы Илшат Хаев тиз арада ватс апп мессенджерындагы "Авылдашлар" төркеменә элеп, бүгенге тотрыксыз вәзгыятьне беразга гына булса да оныттырып, халыкның күңелен күтәреп җибәрә.

Күп тә үтми, кошлар тамга салып, тирә - юнь авыллар белән танышуларын дәвам итеп Юлбат авылы өстендә бөтерелә башлый. Хәл белергә дип килгән җизнәм Илhам, "карагыз, аккошлар", дип, аларны санарга тотына. Сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый торган манзара. Җиде аккош авыл күле өстендә күзәтәләр дә, фикерләре төрле булгангадыр, мөгаен, Урта Саба авылына юл тоталар.

Аккошларны күреп калырга өлгергән халык аларның әйләнеп кайтуларына өмет баглый. Исән - сау очыгыз, җаныкайларым, диләр алар бертавыштан.                                                                                                                                                                     Рәзинә Мәрданова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading