16+

Сайлауларны өзәргә ниятләүчеләргә җәзаны катгыйландыралар

Гамәлдәге канун буенча, хокук бозучыларга 5 елга якын төрмә яный.

Гамәлдәге канун буенча, хокук бозучыларга 5 елга якын төрмә яный.

Депутат Яна Лантратова сүзләренә караганда, Дәүләт Думасында, сайлау участокларында сайлауларны өзәргә ниятләүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итәләр. 

"Хезмәттәшләр белән канун проекты әзерләячәкбез. Аны киләсе сайлауларга кадәр карарга вакыт булсын өчен кыска вакыт эчендә эшләргә кирәк. Киләсе сайлаулар яңа кагыйдәләр буенча узарга тиеш",- ди Лантратова. 

Депутатлар әзерләячәк канун проекты нигезендә, хокук бозучыны 5 елдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә башка илләр кушуы буенча эш йөртүчеләргә җәзаны тагын да кырысрак итәргә, дигән фикердә парламент вәкиле. 

Хәзергә Россия Җинаять кодексының 141 нче маддәсе нигезендә, бу өлкәдә хокук бозучыларга 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Сүз уңаеннан, Президент сайлауларының беренче көнендә, ягъни 15 мартта, илнең төрле төбәкләрендәге сайлау участокларында хокук бозу очраклары теркәлгән. 

Мәскәүдә берәү сайлау тартмасына зеленка салган, икенче бер хатын-кыз тавыш бирү өчен ясалган кабинкага ут төрткән. Санкт-Петербург, Когалымда янучан катнашмалар кулланып сайлау участокларына ут төртү очраклары теркәлгән. 

Хокук бозучыларның барысына да Җинаять кодексының 141 нче маддәсе буенча җинаять эшләре ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading