16+

Сак булыгыз! Җирне куркыныч көчле магнит давылы каплаячак

27 декабрьдә планетаны магнит давылы каплар дип көтелә, ул ике-биш көн дәвам итәчәк.

27 декабрьдә планетаны магнит давылы каплар дип көтелә, ул ике-биш көн дәвам итәчәк.

Кояшта көчле “кабынып китүләр” аркасында көчле магнит давыллары якын көннәрдә җирне каплаячак. Давыл якынча 2-5 көн дәвам итәчәк. Бу хакта "АИФ" басмасы яза. 

Бу чорда артык көч таләп итә торган җитди һәм катлаулы эшләр башкарырга ярамый.

Магнит давылы вакытында начар гадәтләрдән дә баш тартыгыз. Тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан һәм зыянлы ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк.
Әлегә көннәр бик салкын түгел, шуңа да саф һавада күбрәк вакыт үткәрегез. Кислород җитмәү хәлне начарайта, кәеф кырыла һәм эш сәләте югала. Шуңа күрә табигать кочагына ешрак чыгыгыз, җәяү йөрегез һәм бүлмәне җилләтегез, һәм геомагнит давылын кичерү җиңелрәк булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading