16+

«Сакалсыз Толстой», Пушкин Казанга кайтачак

6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Казанның Лядской бакчасында алтынчы «Китап-фест» китап фестивале узачак.

«Сакалсыз Толстой», Пушкин Казанга кайтачак

6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Казанның Лядской бакчасында алтынчы «Китап-фест» китап фестивале узачак.

Фестиваль узачак көнне Лядской бакчасындагы Үзәк аллеяда Лев Толстой дәүләт музее фондыннан уникаль материалларга нигезләнгән «Сакалсыз Толстой» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә шәһәр халкын язучының икенче – дөньяви ягы белән таныштырачак.

– Паркка килүчеләр Лев Толстой тормышының Казан чоры һәм бу вакытка багышланган әсәрләре турында белә алачаклар, – ди Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Паркта барлык фестиваль мәйданчыклары быел Театр елына багышланачак. Шулай итеп, парк аллеяларында арт-объектлар, китап күргәзмәләре һәм театраль Казаннан инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк. Ә Казан театрлары актерлары миниатюралар күрсәтәчәк. Фестиваль кунаклары «Казан китапчыклары» шигъри дуэтының сәхнәләштерүләрен күрәчәкләр, шулай ук театр мастер-классларында катнаша алачаклар.

Фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен балалар китаплары мотивлары буенча әдәби-театральләштерелгән тамаша, курчак бармак театры, балалар пьесаларын уку, интеллектуаль уеннар һәм башка күңел ачу чаралары белән «Балалар театры» аллеясы әзерләнәчәк.

Һәркем үзенең авторлык текстларын «Ирекле микрофон» мәйданчыгында укый алачак. Шулай ук теләге булганнар дөрес язу буенча белемнәрен тикшерә һәм Александр Пушкин әсәрләре буенча әдәби диктант язачаклар.

Моннан тыш, ТАССР оешуга 100 ел тулу алдыннан паркта Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.

20.30 сәгатьтә фестиваль Аксенов бакчасында Осип Мандельштам истәлегенә багышланган Роман Либеровның «Минем сөйләмемне мәңгегә сакла» дигән авторлык фильмын күрсәтү белән дәвам итәчәк.

– Фестивальнең төп максаты – китапка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын вакытны файдалы итеп үткәрергә һәм ялларын төрлеләндерергә чакырабыз, – ди Азат Абзалов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading