16+

“Салават күпере”, “Спортивная”, Казансу: Казанда нинди парклар төзекләндереләчәк?

Быел нинди парклар төзекләндереләчәк, дигән сорауга башкала мэры Илсур Метшин туры эфир вакытында болай дип җавап бирде.

Быел нинди парклар төзекләндереләчәк, дигән сорауга башкала мэры Илсур Метшин туры эфир вакытында болай дип җавап бирде.

Агымдагы елда Казанда дистәләп парк һәм сквер яңартылачак, ә кайберләренә нигез салыначак.

“Башланган эшләрдән, быел без “Салават Күпере”ндәге паркны төзекләндереп бетерәчәкбез. Анда күлне төзекләндереп бетерү, фонтан кую планлаштырыла.

Казанның Совет районындагы “Төзелеш өлкәсенә 100 ел тулу уңаеннан” паркын яңарту күздә тотыла. Ул Карбышева ягында, 3 гектар мәйданга ия.

Ниһаять, Киров районындагы “Балыкчы бакчасы”на барып җитәчәкбез. Без аны төзекләндерүне беренче ел гына планлаштырмыйбыз.

“Светлая долина” комплексы янында да парк төзекләндереләчәк. Ул Нокса елгасы буенча, “Весна” торак комплексыннан “Грин” комплексына кадәр 3 чакрым аралыкны үз эченә алачак.

Тагын бер зур проект башларга торабыз. “Спортивная” паркы. Тиешле финанслау гына раслансын. Ул “Ак Барс Арена” стадионы ягында, Миллениум күпереннән Өченче транспорт дамбасына кадәр булачак.

Казансу елгасы буенда төзекләндерү планлаштырыла. Бу 12 каскадтан торган территория. Аның гомуми мәйданы 76 гектар булачак”, - дип быелга дигән планнар белән уртаклашты Илсур Рәис улы.

Сүз уңаеннан, узган ел Казанда 7 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Хәзер башкалада  яңартылган 156 парк, сквер һәм бакча исәпләнә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading