16+

«Салават күпере»ндә тәүге сырхауханә ачыла

Казанның Урман арты бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексында быелның 1 сентябрендә тәүге сырхауханә эшли башлаячак.

Казанның Урман арты бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексында быелның 1 сентябрендә тәүге сырхауханә эшли башлаячак.


Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды сырхауханә ачу турында "Спасение" медицина берләшмәсе белән килешү төзегән. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев әйтүенчә, сырхауханәне ачу 1 сентябрьгә билгеләнгән. "Спасение" сырхауханәсе өлкәннәрне сентябрьдән үк кабул итә башлый. Балаларга беркадәр көтәргә туры киләчәк, аларга Урман арты бистәсендәге 4нче сырхауханә хезмәт күрсәтеп тора.

Баштагы этапта "Спасение" дә санитар ярдәм генә күрсәтеләчәк. Аерым белгечләргә шәһәрнең 19нчы сырхауханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. "Салават күпере" торак комплексындагы тәүге сырхауханә, алга таба мәҗбүри медицина иминияте тәртибендә тулы куәтенә эшләүче сырхауханәгә әвереләчәк. Биредә тагын биш сырхауханә, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, дүрт даруханә сафка басачак. Болардан тыш, биредә 12 балалар бакчасы, алты мәктәп, өч элемтә бүлекчәсе, 11 фитнес-клуб һәм мәдәни-күңел ачу үзәге төзеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading