16+

Шаурма ашап үлгән кыз үлеме сәбәпле яңа фактлар ачыкланган

Шаурма ашап үлгән кыз үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган.

Шаурма ашап үлгән кыз үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган.

Ә әлеге ризык сатылган Тәтеш кафесында сальмонелла бактерияләре табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча: шәурма әзерләү өчен кулланылган, пешерелгән тавыкта, кафе эчендәге өстәлдә, хезмәткәрләрнең юыну урынында  эчәк инфекцияләрен кузгатучы бактерияләр табылган, бу ашамлыклар әзерләү технологиясен һәм савыт-саба юу режимын үтәмәүне күрсәтә. Чи тавыкта сальмонелла табылган", - дип белдерә ведомство.

Бүгенге көндә барлык продукция юк ителгән. «Нур» кафесының эшчәнлеге туктатылган. Тикшерү бара.

Исегезгә төшерәбез, 11 яшьлек кыз шаурманы ашаганнан соң үлгән. Фаҗига 23 августта була. Эпидемиологик тикшерү үткәргәндә санитария табиблары бинада күпсанлы хокук бозулар ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading