16+

Сәер салымнар

Кытайда гражданлык никахында торучылар дәүләткә салым түләргә тиеш икән. Шул рәвешле дәүләт рәсми рәвештә язылышмыйча яшәүчеләр белән «көрәшә» имеш. Иң кызыгы шул – «законсыз» яшәп ятучыларга салым әләкче күршеләре доносы нигезендә салына.

Сәер салымнар

Кытайда гражданлык никахында торучылар дәүләткә салым түләргә тиеш икән. Шул рәвешле дәүләт рәсми рәвештә язылышмыйча яшәүчеләр белән «көрәшә» имеш. Иң кызыгы шул – «законсыз» яшәп ятучыларга салым әләкче күршеләре доносы нигезендә салына.

Венециядә күләгә өчен салым түлиләр. Юл кырыйларындагы ресторан, кунакханә һәм кибетләрнең түбә кырыена беркетелгән каплавычларлардан тирә-юньгә кояш төшми дип, ресторан һәм кибет хуҗаларын салым түләргә мәҗбүр итәләр.

Тагын Кытай. Аларда ашау өчен кулланыла торган таякчыклар милли атрибут булып санала һәм аннан файдаланган өчен 5 процентлы салым салына икән. Максаты Кытайдагы урманнарны саклап калу имеш.

Көнбатыш Африкада болай да авыр, хәерче хәлдә яшәүче халык ел саен тынычлык өчен 17 евро күләмендә салым түләргә мәҗбүр имеш. Чагыштыру өчен анда бер чашка кофе 17 евроцент тора.

Кояш чыккан өчен салым! Монысы бигрәк тә сәер яңгырый. Ибица, Майорка, Менорка архипелагына ял итәргә килүчеләр пляжда кояш нурларында хозурланган өчен көненә 1 евро түләргә тиеш. Дәүләт мондый салымның максаты пляжларны чисталыкта тотуда, дип аңлата. Чит илләрдән ял итәргә килүче туристларның санын исәпкә алганда, бик саллы гына сумма килеп чыга.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading