16+

Шартлауда зыян күргәннәргә 1 миллион сум акча биреләчәк

Махачкала АЗСында шартлауда һәлак булганнарның гаиләләре 1 млн сум алачак.

Махачкала АЗСында шартлауда һәлак булганнарның гаиләләре 1 млн сум алачак.

Махачкала АЗСында шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә миллион сум түләячәкләр. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Меликов гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб утырышында белдерде.

Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр Махачкалада шартлау һәм янгын урынында хәрәбәләрне тикшерү һәм зыян күрүчеләрне эзләү эшләрен дәвам итә. 

"Дагестан Республикасы резерв фондыннан һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм бүлеп биреләчәк", — дип язылган Дагестан башлыгының телеграм-каналында.
Шул ук вакытта авыр яралыларга республика бюджетыннан 400 мең сум, ә җиңел авырлык алган кешеләргә 200 мең сум түләнәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading