16+

Шейперлар Казанга килә

28-30 август көннәрендә Казанда Бөтенроссия икътисад форумында, «Shape Eurasia-2016» Глобаль шейперлар бергәлеге вәкилләре белән очрашу булачак.

28-30 август көннәрендә Казанда Бөтенроссия икътисад форумында, «Shape Eurasia-2016» Глобаль шейперлар бергәлеге вәкилләре белән очрашу булачак.

Биредә Татарстаннан 16 кеше катнаша.
Шейперлар - яшь белгечләрнең дөньяда бара торган үзгәрешләр эчендә кайнавын, шул рәвешле халыкның тормышын, яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртү өчен төрле проектлар әзерләвен тәэмин итүчеләр. Республикада 2013 ел азагында глобаль шейперлар оешмасының махсус бүлеге эшли башлаган иде.

Чарада 25 илдән 100 вәкил катнашачак. Ә шейперларның гомуми саны 6,5 меңгә кадәр җиткән. Аларның барысы да - 20-35 яшьтәгеләр. Ләкин бирегә теләсә кемне алмыйлар.
- Бу иҗтимагый оешма, бер кеше дә үзен күрсәтү өчен килми. Безне глобаль проблемалар чишү берләштерә. Шейперлар һәрберсе тормышта үзен тапкан кешеләр, сүзләре үтә, - диде Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе шейпер Дилбәр Садыйкова.

IT-парк җитәкчесе Антон Грачев, «Сәләт» яшьләр берләшмәсенең башкарма директоры Тимур Сөләйманов, пианиночы Лия Гыйльми, композитор Эльмир Низамов та бу хәрәкәт вәкилләре. Аларның максаты - Татарстан һәм Россияне халыкара дәрәҗәдә таныту. Шулай ук яшьләр төрле иҗтимагый проектлар өстендә эшли. Безнекеләрнең иң танылган проекты - «Чикләрсез тормыш» («Жизнь без границ»). Алар мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш табарга, белем алырга ярдәм итәләр.

- Әлегә мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерүче база юк. Бу проблеманы да шейперлар белән очрашуда күтәрәчәкбез. Бергә эшләү өчен юл картасы төзеячәкбез, - диде Дилбәр Садыйкова.

Алисә Сабирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading