16+

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны арткан

Үткән ел йомгаклары буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны 511 башка арткан. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу 2005 елдан бирле беренче үсеш. 

–    Шул ук вакытта терлекләрнең баш санын киметкән районнар да бар: Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск, Спас, Мөслим районнары. Сезгә Кукмара, Нурлат, Балтач, Алексеевск районнарында терлекләрнең баш санын арттыру буенча тәҗрибәне өйрәнергә тәкъдим итәбез, – диде ул министрлыкның коллегия утырышында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading