16+

Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы – әлеге сорауларга җавапны «Кечтүк» спектакленнән эзләгез

Казан мэры патронажындагы татар балалар театр студиясе Туган тел көнендә премьера тәкъдим итә. 21 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат иткән «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә.

Казан мэры патронажындагы татар балалар театр студиясе Туган тел көнендә премьера тәкъдим итә. 21 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат иткән «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә.

Тамашачыларга драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле күрсәтеләчәк. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә махсус билгеләнгән.

Спектакльнең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгәләр. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны спектакльне караганнан соң белеп булачак.

Акылның көче, кыюлыкның ярты бәхет булуы һәм бер-береңә ярдәм итү турындагы әлеге тарих «Апуш» театр студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты. Заманча музыка һәм хореографиягә корылган спектакль кечкенә һәм өлкән яшьтәге тамашачыларга адреслана.

Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрь аенда башланган. Премьерага махсус костюмнар тектерелгән. Спектакльдә «Апуш»ның 33 шәкерте дә катнаша. Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерли. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Искәртеп узыйк, И.Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүкле уен» спектакле Г.Камал театрында 2012 елда сәхнәләштерелгән иде. Анда «Апуш»лыларның остазы Миләүшә Шәйхетдинова Патшабикә ролен башкарган булган.

Билгеле булганча, Казан Мэры инициативасы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның өч районында – «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. 90 га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләргә йөри.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading