Фигуралы шуу остасы Аделина Сотниковага "магик хезмәт" күрсәтүче мошенниклар бандасы кулга алынган. Бу хакта Mash хәбәр итә.
Фигуристка шәхси тормышын көйләү өчен экстрасенсларга 2 миллион сум түләгән.
Мошенниклар бандасын оештыручы хатын-кызның үзен кулга төшерә алмаганнар. Ул Украинага качып өлгергән, дип яза чыганак. Аңа карата федераль эзләү игълан иткәннәр.
Фигуристканың 2015-2016 ел сезоныннан бирле чыгыш ясаганы булмаган. Ул вакытта Аделина Россия чемпионатында 6нчы урынны яулаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар