16+

«Сигез ел, ә күз яшьләре бер дә кипми»: Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

26 гыйнвар көнне Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына сигез ел булган.

26 гыйнвар көнне Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына сигез ел булган.

Җырчының ире Илгиз Гәбдерәкыйпов социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатынына багышланган язма куйган.

"Сигез ел Вәсиләсез. Якты хәтер...", - дип язган ул.

Аны Вәсилә Фәттахова иҗатының күпсанлы җанатарлары хуплый. 

«Сигез ел, ә аның җырларын ишеткән саен күз яшьләре», «Хәтерлибез һәм яратабыз», «Иң талантлы җырчы иде. Хәтерлим һәм яратам. Һәрвакыт. Эх, Вәсилә...», – диелә социаль челтәрләр кулланучыларыннан килгән хәбәрләрдә.

  • Вәсилә Разиф кызы Фәттахова 1979 елның 31 декабрендә Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа. Учалы шәһәрендәге музыка училищесында укый. 1999 елда Айдар Галимовның театр-студиясендә эшли башлый. 2007 елда үз мәдәни программасы белән республика районнарында гастрольләрен башлап җибәрә. Шул ук елда Илгиз Габдерәкыйповка кияүгә чыга. 2008 елда "Туган як" җыры белән "Татар җыры - 2008" конкурсында лауреат булып таныла. 
  • 2011 елда улы Кәрим туа. 2015 елның декабрендә кызы Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була. Вәсилә Фәттахова Уфа шәһәре Көньяк зиратының “Дан аллеясы”нда җирләнгән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

12

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading