Сигнализациядән куркып, икенче кат тәрәзәсеннән сикергән Ульян өлкәсендәге мәктәптә укучы бала умыртка баганасын сындырган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
"Баланың умыртка сөяге ике җирдән сынган. Мин хәзер аның белән хастаханәдә. Укытучысыннан ни булганын сораган идем, ул: "Балагыздан сорагыз", ди. Алар сыйныф бүлмәсендә булган, шул вакытта сигнализация эшли башлаган", – дип сөйләгән Рен ТВга Җәмил исемле малайның әнисе.
Аның сүзләренчә, сигнализация эшли башлагач, кабинет ишегенә кемдер шакыган, куркудан кайбер балалар бер-бер артлы тәрәзәдән сикерә башлаган. Малайның әнисе укытучының бу вакытта сыйныфта булуын ачыклаган.
РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Ульян өлкәсендә 2 октябрь көнне сигнализациядән куркып, укучылар дәрес вакытында икенче каттан сикергән.
Ульян өлкәсе мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтен әлеге фактны раслаган, ике укучының тәрәзәдән сикерүен хәбәр иткән. Балалар хәзер хастаханәдә, тотрыклы хәлдә. Мәктәптә тикшерү үткәрелә. Балаларның җәрәхәт алу шартлары ачыклана. Мәгариф министрлыгында әлеге хәл мәктәптә янгын сүндерү сигналы эшләве аркасында килеп чыккан дип аныклаганнар.
Фото: социаль челтәрләр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Тәмам куркып бетте балалар да бугенге күңелсез вакыйгалардан. Укытучыны да гаепләргә ашыкмыйк
0
0