16+

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең яңа сезонында Татарстанның 50 меңнән артык баласы катнашачак»

Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылларында “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары уздырылачак. Быел республика буенча фестиваль хәрәкәте 22 нче тапкыр узачак.

Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылларында “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары уздырылачак. Быел республика буенча фестиваль хәрәкәте 22 нче тапкыр узачак.

«Татарстанның 50 меңнән артык баласы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең яңа сезонында катнашачак"Безгә бик күп гаризалар килде. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга, иҗади атмосферага чумарга әзер. Быелгы проектта 50 меңнән артык бала катнашыр дип көтелә. “Йолдызлык” сәхнәсендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясаячак. 22 ел эчендә “Йолдызлык” республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде, дип горурланып әйтә алам», - дип сөйләде фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Ул ассызыклаганча, «Созвездие-Йолдызлык» - Татарстанның яшь талантлары үсеше өчен Россиядә һәм дөньяда бердәнбер проект. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге проектны һәрчак күзәтеп бара һәм ул аның ярдәме белән уза. "Созвездие" нең йөзләгән лауреаты Татарстанның һәм Мәскәүнең алдынгы вузларын тәмамлаучылар. Алар барысы да халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын үз таланты белән бизи.
«Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән йолдызлыларның үз йорты - “Созвездие-Йолдызлык” Арт-резиденциясе барлыкка килде, анда хәрәкәт лауреатлары үз проектларын гамәлгә ашырырга мөмкин», - диде Дмитрий Туманов.

Сайлап алу турлары Әлмәт (25-27 февраль), Яр Чаллы (2-3 март), Түбән Кама (6-7 март), Әгерҗе (9-10 март), Чистай (13-14 март), Арча (17-19 март), Казан (15-17 март), Лаеш (22-23 март), Иске Чүпрәле (26-27 март) һәм Яшел Үзән (29-30 март) районнарында узачак. Алар Татарстанның 45 районын колачлаячак. Катнашу өчен аерым коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар да чакырыла. Аларга җиде номинациядә үзләрен күрсәтергә тәкъдим ителәчәк: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип». Фестивальгә өч яшь төркеме каралган.

Авыр эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә сайлап алу турлары барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачыларсыз узачак. Зональ этапларның онлайн-трансляциясе каралган.

"Шунысы сөендерә, барлык кыенлыкларга карамастан, балалар нык әзерләнә һәм сәхнәдә чыгыш ясау, үзләрен күрсәтү мөмкинлеген көтәләр. Фестиваль беренче ел гына узмаса да, алар һәрвакыт жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны гаҗәпләндерерлек тамашалар күрсәтә", - дип фикерләре белән уртаклашты фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading