16+

Студентлар каникулда да укый

Сигезенче ел рәттән максатчан, тырыш һәм уңышларга ирешкән студентлар Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусына җыела. Җәйге кампус, традициягә кергәнчә, быел да Иннополис шәһәрендә уза.

Сигезенче ел рәттән максатчан, тырыш һәм уңышларга ирешкән студентлар Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусына җыела. Җәйге кампус, традициягә кергәнчә, быел да Иннополис шәһәрендә уза.

Кампус ел саен аерым бер темага багышлана. Быел дөнья­ның төрле почмакларыннан килгән студентлар инновацияләр һәм трендлар темасына сөйләшә.
Кампуста яшьләр төрле командаларга тупланып эшли. Монда алар үзләренә яңа дуслар таба, тәҗрибә уртаклаша, яңа белемнәр туплый. Шәхес буларак һәм иҗади яктан үсү өчен дә студентларга зур мөмкинлекләр каралган. Җәйге кампуска спикерлар буларак чит илләр югары уку йортлары укытучылары Сэм Потоликкио, Жосеп Бертран, халыкара компанияләр вәкилләре чакырылган. Кампусның уку программасында Россия һәм чит ил галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре, дөнья дәрәҗәсендәге эшмәкәрләр катнашында лекция­ләр, тренинглар, семинарлар, мастер-класслар, вебинарлар каралган. Яшьләр республика һәм Казанның истәлекле урыннарына экскурсиягә дә чыгачак. 18 июльдә исә аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара көтә.

Җәйге кампус – халыкара белем бирү проекты, ул Россия һәм чит илләрнең иң яхшы студентларын берләштерә. Әлеге чара Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Татарстан хөкүмәте инициативасы белән уздырыла. Проектның максаты – сәләтле яшьләргә аралашу өчен шартлар тудыру, интеллектуаль элитаның яңа буынын барлыкка китерү өчен мәйданчык булдыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading