16+

Студентларны кичке укуга күчермәкчеләр. Ни өчен?

Хәзер республикада тулай төбәк продуктын арттыру өчен 250-500 мең хезмәткәр җитми.

Хәзер республикада тулай төбәк продуктын арттыру өчен 250-500 мең хезмәткәр җитми.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында вуз һәм ссуз студентларын предприятиеләрдә эшләсеннәр өчен кичке укуларга күчерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Хәзер республикада тулай төбәк продуктын  арттыру өчен 250-500 мең хезмәткәр җитми. Шаһивәлиев сүзләренчә, студентларның уку программасын 17.00 сәгатьтән соңга күчерергә, шуның белән аларга хезмәт куярга, акча эшләргә һәм безнең сәнәгатьне эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading