16+

Суд приставлары МХОда катнашучыларга карата эшне туктата

МХОда катнашучыларга карата суд приставлары башкарма эшчәнлекне туктата.

МХОда катнашучыларга карата суд приставлары башкарма эшчәнлекне туктата.

Бу хакта бүген Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин "Все свои" телемарафоны вакытында хәбәр итте.

"Әйе, бурычлы граждан МХОда катнашса, аңа карата эш туктатыла. Әмма ике категория моңа керми: балалар өчен алимент түләүләре һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплау. Хәзерге вакытта 12 меңнән артык җитештерү эше туктатылган, – диде ул.

Альберт Ибәтуллин сүзләренчә, бүген эшчәнлекне туктатып тору турында гариза бирү мөмкинлеге бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

— Әгәр граждан хезмәт итү урынына киткән икән, башкарма производствоны туктатып тору турында гаризаны аның якын туганнары бирә ала. Туганлыкны раслаучы документлар һәм аның инде хәрби частькә киткәнлеге турындагы документлар тапшырырга кирәк, - дип аңлатты Альберт Ибәтуллин.

Мондый мөрәҗәгатьләрнең барысы да оператив рәвештә, бер-ике көн эчендә карала. Барлык сораулар буенча суд приставлары хезмәтенең (843) 514 92 21  кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading