16+

Сугыш ветеранына мунча бүләк иткәннәр

Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин 93 яшьлек туган көненә мунчалы булды.

Сугыш ветеранына мунча бүләк иткәннәр

Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин 93 яшьлек туган көненә мунчалы булды.

Бу бүләкне Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон ясаган.

Май башында ветеранны Җиңү көне белән котларга килгәч, Гыйльван ага утын ярып, су ташып, мунча ягып керү бик авыр дип зарланган булган. Вольфсон әлеге мәсьәләне ветеранның туган көненә, ягъни 24 июньгә кадәр хәл итәргә вәгъдә биргән. Нәтиҗәдә Гыйльван абыйның ишегалдында бурадан мунча төзеп, аны су белән газга тоташтырганнар.

“Безнең ветераннар – геройлар, без аларга бурычлы. Безнең төп максат – ветераннарны кайгырту, аларны борчыган барлык көнкүреш мәсьәләләрне чишү”, - ди депутат. 

Гыйльван Гыйльмуллин 1930 елда туган. 1950-1954 елларда Кызыл армиядә хезмәт иткән. Хезмәттән соң, өч ел Казан тимер юл вокзалында эшләп, аннары Балтач районына кайткан. Анда ипи заводында слесарь, кирпич заводында экскаваторчы булып эшләгән. Гыйльван абый гаиләсендә – өч бала, дүрт онык һәм оныкчык.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading