16+

Сәяси партияләр бушлай эфирны бүлеште

Казанда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, теркәү процедурасын узган барлык сәяси партияләрнең вәкилләре һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында кандидатлар һәм партияләр арасында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде.

Казанда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, теркәү процедурасын узган барлык сәяси партияләрнең вәкилләре һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында кандидатлар һәм партияләр арасында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде.

Ул партияләрнең теркәлү эзлеклелеге тәртибендә узды.
Җирәбә салу тәртибе бик гади – моның өчен һәрбер партиянең вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларының бертөрле конвертларын сайлап ала, анда агитацион роликның эфирга чыгу вакыты, көне һәм дебатлар турында мәгълүмат язылган. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, депутатлыкка кандидатларның җиде республика исемлеге һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 336 кандидат теркәлгән, шуларның 179ы – сәяси партияләрдән: “Бердәм Россия” - 41, “Гадел Россия” - 42, “ЛДПР” - 43, КПРФ – 46, “Россия коммунистлары” - 5, “Үсеш” һәм “Яблоко” партияләреннән берәр.

“10 нчы августта сайлау кампаниясенең яңа этабы – массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башлана. Канун нигезендә кандидатларга һәм сәяси партияләргә бушлай эфир вакытын файдалану гарантияләнә”, - дип аңлатып узды Үзәк комиссия рәисе. Һәрбер телеканалда сайлау агитациясе өчен эш көннәрендә 30 минуттан да ким булмаган вакыт каралса, көненә ике сәгатьтән азрак эшли торганнарында гомуми эфир вакытының дүрттән бер өлеше биреләчәк. «Татарстан», «Яңа гасыр» телерадиокомпанияләре һәм  быел беренче тапкыр гына катнашучы «Татарстан 24» телеканалында эфир вакытының гомуми күләме 570 минут булачак.

Теркәлү узган барлык сәяси партияләр бушлай эфир хокукына ия. “Быелгы сайлау кампаниясенә әзерлек барышында без Сайлау кодексына үзгәрешләр керттек, - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. -  Узган сайлауларда тиешле процентны җыя алмаган һәм бушлай эфирга ия булмаучы партияләр дә быел андый хокуктан файдалана ала”.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading