16+

Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзенең иҗат студиясен ачты

Яшь җырчы, “Голос” тапшыруы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачкан.

Яшь җырчы, “Голос” тапшыруы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачкан.

Тантаналы ачылышта Сәйдә үзенең яңа җыентыгын да тәкъдим иткән.

Җыентыкка барлыгы 10 җыр кергән, алар Сәйдәнең остазы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дирижеры Венера Гәрәеваның якты истәлегенә багышлана. Исән булса, аңа 80 яшь тулыр иде.

Казанның Тукай урамында урнашкан иҗат студиясендә вокал сыйныфы, тавыш яздыру бүлмәсе һәм 60-70 кеше сыйдырышлы зал булачак. Биредә иҗат кичәләре узар дип көтелә.   
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading