16+

Табиблар үпкәсенә йөз процент зыян килгән ир-атны үлемнән коткарып калганнар

Авыр хәлдәге пациент берничә көн реанимациядә булган. Пенза өлкәсендә табиблар үпкәсе йөз процент зарарланган пациетны коткарып калганнар.

Авыр хәлдәге пациент берничә көн реанимациядә булган. Пенза өлкәсендә табиблар үпкәсе йөз процент зарарланган пациетны коткарып калганнар.

СОVID-19 һәм авыр дәрәҗәдәге үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган 69 яшьлек ир-ат савыккан һәм өенә чыгарга әзерләнә, дип хәбәр итә төбәкара сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге хаста Пенза өлкә клиник үзәгендә дәваланган. Авыр хәлдәге пациентны тулысынча сәламәтләндерү өчен ай ярым чамасы вакыт кирәк булган. Берничә көнен ул реанимациядә үткәргән.

"100% - ул үпкәнең тулысынча зарарлануы дигән сүз. Мондый хәлләрдә табиблар фаразлар ясамый. Әмма пациентның уңай халәте, сәламәтләнүенә ышанычы бик мөһим, ул вакытта организмның бөтен көчләре активлаша, һәм ул авыру белән актив рәвештә көрәшә башлый", - ди Пенза өлкә клиник үзәгенең йогышлы чирләрне дәвалау бүлеге мөдире Анна Степкина.
Пациентка бик көчле препаратлар, шулай ук вируска каршы һәм антибактериаль чаралар билгеләнгән. Шулай ук ир-атка кислород ярдәме кирәк булган.

Табиблар билгеләп үткәнчә, дәвалау процессы озак һәм катлаулы булган, бу табиблар һәм пациентның үзеннән күп көч таләп иткән. Ләкин иң куркынычы артта калган инде. Хастаханәдән чыкканнан соң, аңа реабилитацияләү курсын узарга туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading