16+

Танкны юк иткән хәрбигә бер миллион сум түләгәннәр

Әлеге премияне «Себер кайгыртуы» («Забота Сибири») эшкуарлар берлеге гамәлгә керткән.

Әлеге премияне «Себер кайгыртуы» («Забота Сибири») эшкуарлар берлеге гамәлгә керткән.

Leopard танкын юк иткән Бурятия хәрбие Андрей Кравцовка 1 миллион сум акчалата премия түләнгән. 

Әлеге бүләк «Себер кайгыртуы» («Забота Сибири») эшкуарлар берлеге тарафыннан махсус операцияләрдә катнашучыларны өстәмә рәвештә куәтләр өчен оештырылган Фонд ярдәмендә булдырылган. Премияне Федерация Советы сенаторы, легендар көрәшче һәм ике тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин тапшырган. 

Киләчәктә дә мондый түләүләр махсус операциядә катнашучы башка хәрбиләргә таратылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading