16+

Танылган артист әти булырга җыена!

Башкортстанда яшәп иҗат итүче музыкант Зәйнетдин гаиләсендә күңелле яңалык көтелә.

Танылган артист әти булырга җыена!

Башкортстанда яшәп иҗат итүче музыкант Зәйнетдин гаиләсендә күңелле яңалык көтелә.

Зәйнетдин тиздән әти булачак. Хатыны Регина белән алар кыз бала көтәләр. Сабый инде бер айдан туачак, Аллаһы боерса.

Хәзерге вакытта Зәйнетдин белән Регина шифаханәдә ял итәләр. “Моңа кадәр шифаханәләрдә ял иткәнем юк иде. Миңа бик ошый. Күп итеп йоклыйбыз, ашыйбыз, кинога, бассейнга барабыз, көндез төрле файдалы процедуралар үткәрәләр, кичен катерда йөрибез. Беренче клибымны шушы урында төшергән идем. Сигез айлык көмән белән чит илгә барырга куркытты, шуңа күрә диңгезгә түгел, ә шифаханәгә бардык”, - ди Зәйнетдин.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading