16+

Танылган артисткабызны искә алу кичәсе узачак

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узачак.

Танылган артисткабызны искә алу кичәсе узачак

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узачак.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын үзенчәлекле форматта яктырткан әлеге кичәдә тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. 

Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән бүлешәчәк. Шулай ук кичәдә театр артистлары И.Мәхмүтова режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләреннән – Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» өзекләр уйнаяччаклар. Тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп Исламия Мәхмүтова үзе язган, үзе тарафыннан ук куелган

«Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде…», «Син бит минем бергенәм» әсәрләреннән өзекләр дә күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльләрнең кайберләре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә бүген дә тамашачылар тарафыннан яратып карала. Танылган артистикабызны искә алу кичәсе 7 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading