16+

ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чараларга рәсми рәвештә старт ала

19 декабрьдә Татарстанда ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чараларга рәсми рәвештә старт бирелә.

19 декабрьдә Татарстанда ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чараларга рәсми рәвештә старт бирелә.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-экспо» күп функцияле күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССР­га 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чараларга старт бирә. ТАССРга 100 ел тулу датасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә билгеләп үтелә, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
Бу вакыйгага әзерлек инде 2015 елда ук башланган. Киләсе елда, ягъни Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел тулу елында тантаналы чаралар республикада гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм хәтта татарлар күпләп яшәгән чит илләрдә дә оештырыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Милли китапханә, Казанның боҗра юлы ачылачак, Алафузов театры бинасы төзекләндерелеп файдалануга тапшырылачак. Гомумән, киләсе елда башкарылачак барлык зур эшләр ТАССРга – 100 ел шигарендә үткәрелә.

Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading