16+

Татар җырчысы пластик операция ясаткан

Рузилә Хәйретдинова операция кичергән. Азрак хәл кергәч, җырчы язылучылары белән элемтәгә чыккан.

Татар җырчысы пластик операция ясаткан

Рузилә Хәйретдинова операция кичергән. Азрак хәл кергәч, җырчы язылучылары белән элемтәгә чыккан.

«Барыгызга да хәерле кичләр. Сездән сораулар бик күп килә. Минем барысы да яхшы, кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Сторисларга чыгасым килмәгән иде. Хәзер үземне күпкә яхшы хис итәм. Иң авыры артта калды, миңа инде җиңелрәк. Барыгызны да яратам.

Мондый чакларда кемнең синең өчен чыннан да якын кеше икәнлеген аңлыйсың. Дуслар шатлыкта түгел, авыр вакытларда беленә. Мин бик бәхетле кеше, Аллаһка шөкер. Янымда шундый тугры, яхшы дусларым бар», – дип сөйләгән ул.

Рузиләнең хәлен белергә блогер Равил Закиров та кереп чыккан. «Рузилә кебек көчле кызны шундый халәттә күрүе бик авыр», – ди ул.

Рузилә Хәйретдинова операцияне кайсы җиренә ясатуын әйтмәгән. Сторисларыннан гына җырчының пластик хирургия клиникасында ятуы аңлашыла.

"Интертат"

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading