Кичә үсмер чаңгычылар классик ысул белән 10 һәм 15 чакрым арага ярышты. Кызлар арасында Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина җиңүчедән 38 секундка калышып, финишка 5нче булып килде. Бу Россия спортчылары арасында иң яхшы күрсәткеч.
Ә егетләр тагын да уңышлырак чыгыш ясады – Татарстан чаңгычысы Сергей Ардашев җиңүче булды. Финишка икенче булып килгән Норвегия спортчысы Харальд Амундсен аннан 1 минут та 2 секундка артта калды.
Комментарийлар