16+

Татарстан Дәүләт Советы алкоголизмны мәҗбүри дәвалауны кире кайтарырга тәкъдим итте

Инициатива проекты Россия канун чыгаручылар советына җибәрелгән.

Инициатива проекты Россия канун чыгаручылар советына җибәрелгән.

Татарстан парламенты Россия административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр проектын әзерләде. Әгәр ел дәвамында берничә тапкыр (өч һәм аннан да күбрәк тапкыр) исерек хәлдә хокук бозган булса, хокук бозучыга алкоголизмнан дәвалану курсын узу бурычын билгеләргә тәкъдим ителә. Мәҗбүри дәвалауны билгеләү турындагы карарны судья кабул итәчәк, диелә проектта.

Хәзер Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган әлеге документ Россия Закон чыгаручылар советына алдан карау өчен җибәрелгән.

Проектка аңлатма язуында Татарстан депутатлары СССРда җәмәгать тәртибен бозучы хроник алкоголизм белән авыручыларны дәвалау-хезмәт профилакторийларына җибәрүләрен искә төшерә. Әмма 1993 елда Кеше хокуклары турындагы Халыкара Конвенция буенча, Россия бу учреждениеләрне бетерде.

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Куринный «алкоголизмны мәҗбүри дәвалау варианты яңадан торгызылырга тиеш, ләкин йомшаграк формада», дип ризалаша. Әмма ул бу процедураны кире кайтару өчен гражданин ризалыгыннан башка медицина тыкшынуын тыя торган РФ Конституциясе нигезләмәләре тоткарлык булырга мөмкин дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading