16+

Татарстан Казахстан белән хезмәттәшлектә Россиянең лидеры

Сочида уза торган Россия белән Казахстанның XII төбәкара хезмәттәшлеге форумында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.

Сочида уза торган Россия белән Казахстанның XII төбәкара хезмәттәшлеге форумында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Россиядәге 85 субъектның 76сы Казахстан партнерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аларның күбесе өчен Казахстан иң эре эчке икътисади базар булып тора. Әлеге өлкәдә лидерлар - Татарстан, Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләре. Бу регионнарның һәрберсе өчен Казахстан белән товар әйләнеше бер миллиард доллардан артып китә. Шушы төбәкләрнең активлыгы нәтиҗәсендә Россия белән Казахстан арасындагы икътисади элемтәләр елдан-ел ныгый бара.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге зур делегация составында Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading