16+

Татарстан хакимияте коронавирус аркасында республиканың чикләрен ябармы?

Мондый тәкъдим элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкодан килгән иде.

Мондый тәкъдим элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкодан килгән иде.

Коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча чараларны катгыйландыру мәсьәләсе, ягьни Татарстаннан керүне һәм чыгуны тыю турында республика хакимияте тарафыннан бүгенге көндә сүз алып барылмый. Бу хакта Роспотребнадзорның төбәк идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Санитар табиб сүзләренчә, бүген мондый кырыс чараларга баруга ихтыяҗ юк. Ул билгеләп үткәнчә, ел башында бездә чирнең таралуын булдырмас өчен күрелгән чаралар үз-үзен аклады һәм аларны янәдән кайтаруның ихтыяҗы юк. Бу хәтта ки, тискәре нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин.

Элегрәк РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко россиялеләргә төбәкләр һәм алар эчендә ирекле хәрәкәт итүләренә чикләүләр кертергә тәкъдим итте. Министр сүзләренчә, бу эпидемиянең таралуын тоткарлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading