16+

Татарстан мәчетләрендә Минзәләдәге фаҗигадә һәлак булучылар өчен дога кылыначак

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минзәләдә бүген очкыч  һәлакәте килеп чыгу сәбәпле кайгы уртаклаша:

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минзәләдә бүген очкыч  һәлакәте килеп чыгу сәбәпле кайгы уртаклаша:

"Бүген Минзәләдә зур фаҗига – очкычы һәлакәтендә кешеләрнең гомере өзелгән. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу авиаһәлакәттә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам һәм бу югалту ачысын кичерү өчен аларга сабырлык һәм ныклык телим. Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен.
Иртәгә Татарстан мәчетләрендә алар өчен дога кылыначак", диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading