16+

Татарстан медицина учреждениеләре диспансеризация һәм планлы ярдәм күрсәтүне яңартты

Бүгеннән Татарстан медицина учреждениеләрендә халыкны диспансерлаштыру һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү яңартыла.

Бүгеннән Татарстан медицина учреждениеләрендә халыкны диспансерлаштыру һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү яңартыла.

Шул исәптән поликлиникаларда коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансеризация үткәреләчәк, планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәме яңартыла, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Медицина учреждениеләренең гадәти эшен яңарту турындагы боерыкка ведомство башлыгы Марат Садыйков кул куйды.

Моннан тыш, 28 февральдән "мобиль поликлиника"күчмә комплекслары яңадан эшли башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, 2 февральдән республикада ковид белән бәйле вәзгыять начарлану сәбәпле, планлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыруны туктаттылар һәм мобиль медицина комплекслары эшен кичектерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading