16+

Татарстан мөфтие: «Коръән укыган өчен гонорар сорамадым»

«Хозур» нәшрият йорты, «Азан» радиосы белән берлектә, Коръәни-Кәримнең тулы ­аудиоязмасын яздырды. Аудио Коръән ике диск­ка яздырылган.

Татарстан мөфтие: «Коръән укыган өчен гонорар сорамадым»

«Хозур» нәшрият йорты, «Азан» радиосы белән берлектә, Коръәни-Кәримнең тулы ­аудиоязмасын яздырды. Аудио Коръән ике диск­ка яздырылган.

Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыган. Мөфти Коръәнне аудио­язма форматында эшләүчеләрнең - иң тәүгесе. Әлегә кадәр Россиядә бер мөфти дә әлеге эшкә алынмаган. Камил хәзрәт сүзләренчә, бу хезмәтне әзерләү ансат булмаган. Аны бер-ике айда әзерләп бете­рергә ниятләгән булсалар да, эш сигез айга сузылган.

- Коръәнне берничә тапкыр укып яздырырга, киткән ялгышларны төзәтергә туры килде. Россия ислам институтына укытырга килгән Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән Хәдиянең дә ярдәме зур булды. Аның Казанда булуыннан файдаланып, Коръәнне аудиоформатта яздыру эшенә алындык. Хәсән Хәдия күзәтчелегендә эшне бөтен таләпләргә туры китереп, ахырына кадәр җиткердек. Тавыш өзелгән чаклар да булды, мин хәзер артистларның хәлен аңлыйм инде. Тавыш өзелмәс өчен, юкә кайнатып эчәргә киңәш иттеләр, аның файдасы да булды, - диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Журналистлар мөфтидән Коръәннең аудиоязмасын әзерләү ничә сумга төшүе белән дә кызыксынды.

- «Хозур» безнең нәшриятыбыз, ә Коръәнне мин укыдым. Аның өчен гонорар сорамадым, - дип шаяртты ул.

Коръәнне күчереп бастырырга теләүчеләргә файл­ларны бушка бирәчәкләрен дә әйтте.

- Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган эш өчен акча соралмый, - ди Камил хәзрәт.

Коръән бер мең тиражда басылган, аның күпмедер өлешен бушка таратачаклар, калган өлешен «Хозур» нәшрияты кибетләреннән сатып алырга була.

Фотолар: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading