16+

Татарстан Министры Яңа елга 350 данә пилмән бөккән

Аның гаиләсе барлыгы 1,2 мең данә әзерләргә планлаштыра.

Аның гаиләсе барлыгы 1,2 мең данә әзерләргә планлаштыра.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гаиләсенең Яңа елны ничек бәйрәм итүе турында сөйләде. . Бу хакта «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны студиясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Министр сүзләренчә, аның әти — әнисе күп балалы гаиләдән, шуңа күрә якынлашып килүче Яңа ел алар өчен иң яраткан гаилә бәйрәме. Бу көнне алар барысы бергә җыелалар. Эльмира Зарипова фикеренчә, Яңа ел-мәхәббәтеңне белдерү, бүләкләр бирү, яраткан җырларыңны җырлау, чаңгыда шуу мөмкинлеге ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, аның яраткан җырлары — рус телендәге «Катюша» һәм татар телендәгесе «Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның...». Яңа ел өстәленә алар гаиләсе белән пилмән бөгәләр. 350 данә әзерләнгән инде, ә гомумән 1,2 мең данәгә җиткерергә уйлыйлар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading