«Милли тормыш һәм дин» бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кадрлар мәсьәләсенең кискен торуын билгеләп үтте.
- Татар-мөселман җәмәгатьчелегендә бүген белгечләр җитми. Үткән елның көзеннән Россиянең дүрт төбәгендә ислам финанслары буенча эксперимент эшли башлады. Бу - яңа тәҗрибә, шуңа күрә зур авырлык белән бара. Татарстанда нәзарәт тарафыннан унбер финанс оешма өчен ундүрт продукт эшләп чыгарылды: ипотека, банк картасы, өлешләп түләү, факторинг, лизинг, хәләл инвестицияләр, пенсия фонды һәм башкалар. Әмма, эшләп чыгару гына түгел, аларның сатылуын да контрольдә тотарга кирәк. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки әгәр дә ислам продуктлары шәригать контроленнән башка сатыла башласа, базарда намуссыз оешмалар килеп чыгачак һәм нәтиҗәдә продуктларның бер ышанычы да калмаячак. Бүгенге көндә Россиядә AAOIFI сертификатына ия унбер белгеч бар, шуларның җидесе – Татарстаннан. AAOIFI – финанс оешмаларның ислам өлкәсендә эш таләпләрен һәм кагыйдәләрен билгеләүче халыкара дәрәҗәдәге аудитор. Бүген Казанда AAOIFIның имтихан үзәге эшли. Шуңа күрә теләге булган һәркем Казанга килеп бу белгечлек буенча укый һәм эшли ала. Ислам финанслары Татарстан җитәкчелеге тарафыннан зур кызыксыну белән үстерелә, ул - бик перспективалы өлкә. Башкортстан да, Чечня да, Дагыстан да бу юнәлештә Татарстанга карый! – диде ул.
Кадрлар мәсьәләсе татар-мөселман өммәте өчен генә түгел, икътисадның барлык өлкәләре өчен дә актуаль булуын ассызыклады мөфти.
- Без ислам нигезләрен белгән имамнар турында гына түгел, тирән белгечле, яңа гыйлемнәргә ия булган кадрлар турында сүз алып барабыз. Хәзер инде татарларның Коръәнне әзерләп бастыру традицияләре торгызылып бетте дияргә мөмкин. Кайчандыр милләтебез бу өлкәдә беренче иде, хәзер дә ислам фәнендә беренчелеккә ирешик, хәзрәтләр! Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын! – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар