Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2024 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.
Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре, сәфәргә чыгар алдыннан, булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Биредә аларга чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләре төшендерелде, киенү, туклану, көндәлек режим буенча киңәшләр, сорауларга җавап бирелде.
Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗиләр өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребез ﷺ һәм динебез белән бәйле булган урыннарга – Мәдинәдә Үһүд, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннарга бару, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете һәм аның янындагы истәлекле урыннар: тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән таныштыру, Пәйгамбәребез ﷺ каберенә сәлам бирү булачак. Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете белән таныштыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Минага экскурсияләр оештырылачак, Нур тавы, Хира куышлыгына менү каралган, Сәүр тау куышлыгы белән таныштырып китү булачак.
Билгеле булганча, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиләргә барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар