16+

Татарстан юлындагы авариядә алты кеше зыян күргән, шул исәптән ике бала (+видео)

Ташкичү-Иске Ашыт чатындагы авариядә зыян күрүчеләр булуын хәбәр иткән идек инде

Ташкичү-Иске Ашыт чатындагы авариядә зыян күрүчеләр булуын хәбәр иткән идек инде

Соңгы алынган хәбәрләр буенча зыян күрүчеләр Биектау районы кешеләре икәне ачыкланды. Әтнә аша Кукмарага барышлары булган. Чит ил машинасының алгы ягында ир-ат һәм хатын-кыз, ә арткы утыргычларда 5 һәм 10 яшьлек балалар утырган булган. Хәзерге вакытта алар төрле тән җәрәхәтләре белән Арча хастаханәсендә.

Йөк машиналары йөртүчеләре дә зыян күреп, хастаханәгә озатылды. Камаз машинасының йөртүчесе дә Биектау кешесе булып чыккан.
Һәркайсының исән-имин аякка басып өйләренә кайтуын теләп калабыз.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading