Конкурста моңа кадәр беркайда да басылып чыкмаган роман, повесть, хикәяләр циклы кулъязмасы катнаша ала. Төп шарт: әсәрләр Татарстан турында булырга яки автор Татарстанда яшәргә тиеш.
Кулъязмалар республикабызның ике дәүләт: рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Быелгы ел дәвамында "Татарстан" журналы жюри тарафыннан сайланып алынган әсәрләрне үз битләрендә һәм журнал сайтында protatarstan/ru биреп барачак.
2017 елның декабрендә конкурсның жюри әгъзалары бер рус һәм бер татар телле авторларны җиңүче дип билгели һәм китапларын нәшер итә.
Конкурска катнашучыларга таләпләр:
1. Кулъязманың электрон версиясе булу.
2. Автор турында тулы мәгълүмат: исем-фамиялиясе, атасының исеме, телефоны, адресы).
3. Авторның кыскача биографиясе. (Әсәрдә берничә автор булса, барысыныкы да).
4. Әсәрләр исемлеге.
Комментарийлар