Кыз үлем алды язуын калдырмаган.
Фаҗига 13 февраль көнне Татарстанның Тукай районындагы Кече Шилнә авылында шәхси йортларның берсендә булган.
Өй эчендә 12 яшьлек укучы кызның үле гәүдәсе табылган. Хәзерге вакытта тикшерү фаҗиганең барлык шартларын һәм нечкәлекләрен ачыклый.
Тикшерү версиясе буенча, кыз үз-үзенә кул салган. Укучының гаиләсе имин санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар