16+

Татарстанда 2024 елда яшәү минимумы күпме булачак?

Карарның тиешле проекты Коррупциягә каршы экспертизага юнәлдерелгән.

Карарның тиешле проекты Коррупциягә каршы экспертизага юнәлдерелгән.

Татарстанда яшәү минимумы 13 мең сумга кадәр артачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары проектын республика Хезмәт министрлыгы эшләде. 28 августка кадәр документ коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Документ нигезендә, 2024 елга җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләмен 12 966 сум, эшкә яраклы кешеләр өчен – 14 133 сум, пенсия яшендәге гражданнар өчен – 11151 сум, балалар өчен – 12 577 сум күләмендә раслау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елга яшәү минимумы җан башына 12 мең 219 сум, эшкә яраклы кешеләр өчен – 13 мең 319 сум, пенсионерлар өчен – 10 мең 508 сум һәм балалар өчен – 11 мең 852 сум тәшкил иткән.

1 июньнән Россиядә яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы һәм пенсияләр индексацияләнде. РФ Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, тулаем ил буенча җан башына яшәү минимумы 13 919 сумга кадәр арткан. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading