16+

Татарстанда 6 кешенең гомерен өзгән янгыннан исән калган гаилә башлыгы да бакыйлыкка күчкән

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә бөтен Татарстанны тетрәндерерлек фаҗига булды: Лениногорск районы Иске Куак авылында янгын чыгып, 5 бала һәм аларның әниләренең гомерен өзде.

Әлеге фаҗигада гаилә башлыгы Сергей Федотов һәм бер малай гына исән калган иде.

Ул вакытта ирнең гомерен саклау өчен Казан табиблары зур көч куйды. Хәле бераз яхшыргач, ул Лениногорскидагы апасында яшәгән. Узган төндә хәле начарайгач аны "Ашыгыч ярдәм" машинасында хастаханәгә илткәннәр, дип хәбәр итә "Лениногорские вести".

Тик күпне күргән ир йөрәк авыруыннан үлеп киткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading